Түбән Кама районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү буенча оештыру комитеты утырышы узган

2014 елның 14 марты, җомга
Түбән Камада1941-1945 нче еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү буенча оештыру комитетының 3 нче утырышы узган.  Утырышка  ТР Дәүләт Советы депутаты, Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча Комитеты рәисе Рәзил Вәлиев һәм ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова чакырылган.
Утырышны Түбән Кама районы башлыгы, оештыру комитеты рәисе Айдар Метшин үткәргән.
Утырышның көн кадагына сугыш ветераннары һәм ветераннарның тол хатыннарының яшәү шартларын һәм социаль хәлен тикшерү нәтиҗәләре, сугыш ветераннары һәм инвалидларны диспансеризацияләү,  район яшьләре һәм балалары арасында  гражданлык хисләрен һәм патриотлык тәрбияләү кебек сораулар каралган.
Чара ахырында Айдар Метшин киләчәктә аеруча игътибар юнәлтергә кирәкле мәсьәләрне ассызыклап киткән, ветераннарга Җиңүнең 70 еллыгы җиткәнне көтеп тормыйча, хәзер үк тиешле ярдәм күрсәтергә кирәк, дип басым ясаган.
Татьяна Ларионова исә районда башкарылган зур эшләрне билгеләп үткән.  Ул эшләнгән эшләр буенча киңәйтелгән материал әзерләргә тәкъдим иткән һәм тулаем республика буенча күренгән җитешсезлекләрне  бетерү турында сөйләгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International