Бөгелмәнең “Ялкын” приютындагы балалар Бөтенрусия балалар рәсеме һәм кулланма сәнгать конкурсында җиңү яулаганнар

2014 елның 17 марты, дүшәмбе
Бөгелмәнең “Ялкын” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында инде берничә ел дәвамында  яшүсмерләрне әхлакый-патриотик тәрбияләү буенча "Тарих елгасы кая ага?" дип исемләнгән социаль-тернәкләндерү  программасы эшләп килә.  Балалар җитәкчеләре И.Вечкилова җитәкчелегендә төрле  Бөтенрусия конкурсларында яңадан-яңа җиңүләр яулап киләләр.
Күптән түгел приютта тәрбияләнүче А.Клевачева "Минем туган илем-2013" дигән Бөтенрусия  балалар рәсеме һәм кулланма сәнгать конкурсында җиңү яулаган.  Кыз, педагогы белән бергә эшләгән   "Бөек Смоленск дивары"  дигән хезмәте өчен 1 нче урынга Диплом белән бүләкләнгән. Хезмәт тозлы камырдан эшләнгән булган.
Тагын бер тәрбияләнүче О.Шистерова исә "Ял итәбез һәм иҗат итәбез" дигән Бөтенрусия балалар рәсеме һәм кулланма сәнгать конкурсында җиңүче дип танылган.  Жюри хозурына "Минем кече туган илем" дигән рәсем тәкъдим ителгән булган.  Бу хезмәт тә 1 нче урынга лаек дип табылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International