Түбән Каманың "Веста" үзәге белгечләре балаларга тәмәкенең зыяны хакында сөйләгәннәр

2014 елның 14 марты, җомга
Түбән Каманың "Веста"  гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм җирле  үзәгендә "Тәмәке тарту - сәламәтлеккә зыян" дип исемләнгән төркемле дәрес узган. "Татарстан Республикасында халыкны наркотиклаштыруны кисәтү" республика программасы кысаларында үткән әлеге чарада 9-10 яшьлек 20 балигъ булмаган бала катнашкан. Алар барысы да авыр тормыш хәлендәге гаиләләрдән.
Балаларга бу көнне С.Михалковның "Аю ничек трубка тарткан" дигән әкиятеннән өзек сөйләгәннәр, "Юк-Әйе" дигән уен уздырганнар.  Балалар бу көнне тәмәке тартырга дигән тәкъдимгә ничек каршы төшәргә икәнен өйрәнгәннәр, никотинның зыяны хакында мәгълүмат алганнар.
Чара физкультминут белән тәмамланган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International