Хисап атнасында 6 үлем белән тәмамланган һәм 3 авыр бәхетсезлек очрагы теркәлгән

2014 елның 17 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына  караганда, 11 нче марттан 14 нә чаклы 6 үлем белән тәмамланган һәм 3 авыр  бәхетсезлек очрагы теркәлгән.

Беренче үлем очрагы 6 март көнне булган. Түбән Новгородтагы объектта Казанның "ЗУБР" шәхси саклау предприятиесе" ҖЧҖ хезмәткәре үзен начар хис иткән һәм аңын җуйган. Ашыгыч ярдәм үлем очрагын теркәгән.

Шул ук көнне "ТЭФ "КАМАтранссервис"  Яр Чаллы предприятиесе хезмәткәре дә үлгән. Автобус домкраттан ычкынып китә һәм йөртүченең өстенә авып, аның күкрәген  кыса.

Үлем белән тәмамланган өченче очрак 8 мартта Казанда була. "Казэнерго" МУП" операторы баскыч янында табып алына. Озакламый ул җан бирә.

9 март көнне исә "Казан ЙТК" ҖЧҖ котельные операторының үле гәүдәсе табып алына.

Бишенче очрак 11 мартта Балык бистәсе үзәк сырхауханәсендә теркәлә.  Җигүле транспортта авыру яныннан кайтып барган табибны КамАЗ автомобиле бәреп китә.

Шул ук көнне "Просто молоко" ИК" ҖЧҖнең Казан филиалы хезмәткәре дә үлә. Ул цехта йөргән чакта егылып үлгән.

Хисап атнасында шулай ук 3 авыр бәхетсезлек очрагы да теркәлгән.  7 мартта "Казаноргсинтез" ААҖ хезмәткәре баскычтан егыла.

Икенче очрак 8 март көнне була. Казанның "Торак-коммуналь хуҗалык  предприятиесе" ҖЧҖ хезмәткәре егыла һәм билен авырттыра.

Авыр җәрәхәтләргә китергән ахыргы очрак исә "Тәмле" ҖЧҖдә була. Тамбовта командировка вакытында хезмәткәр биектән егылып төшә.

Күрсәтелгән вакыт аралыгында төркемле бәхетсезлек очраклары теркәлмәгән.

Барлык очраклар буенча да тикшерү бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International