Кичә Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә “Вариант” ҖЧҖ оешмасы вәкилләре катнашында эш бирүче көне уздырылган. Ярминкәгә килгән гражданнар вакансияләр белән танышып, кызыксындырган сорауларына тәфсилле җаваплар алганнар һәм үзләренең резюмеларын калдырганнар.
Ярминкәдә бетончы, электр белән эретеп ябыштыручы, тышлаучы, сәркатип, слесарь һ.б. эшләр буенча 30 вакансия булган.
Ярминкәгә 75 кеше килгән. Шуларның 6сы эш белән тәэмин итү үзәге тәкъдим иткән курсларда белем алырга теләк белдергән, 8 кеше һөнәри юнәлешен билгеләү өчен тест узган, ә 5 кеше исә булачак эш урынына юллама алган.