ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2014 ел
җомга
Түбән Кама шәһәре «Балкыш» социаль тернәкләндерү үзәгендә Космонавтика көненә багышланган интеллектуаль-спорт уеннары  булып узган. 
Әлеге тикшерүгә килгәндә, ул мәшгульлек үзәге эшчәнлегенең 1991 елның 19 апреленнән №1032-1 "Россия Федерациясендә халыкның мәшгульлеге хакында" законына, шулай ук РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының 2012нче елның 13 ноябреннән №524н приказы белән расланган дәүләт хезмәте федераль дәүләт стандартына (гражданнарга туры килерлек эш, ә эш бирүчеләргә кирәкле хезмәткәрләр табуга ярдәм итүгә юнәлдерелгән) тәңгәл рәвештә башкарылу-башкарылмавын белү максатларыннан чыгып үткәрелгән.

10
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Нурлатның "Гармония" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә Космонавтика көненә багышланган чара узган. Биредә патронаттагы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен "Нәниләр өчен астрономия" дип исемләнгән  мультипликацион фильм карау оештырылган. 
Норлат районында урнашкан "Гармония" халыкны социаль тәэмин итү комплеклы үзәгендә "Төймәләрсез дару"  дигән программа эшләгәннәр. Ул өйгә килеп социаль тәэмин итү бүлекчәсе карамагындагы өлкәннәрне гомуми  сәламәтләндерү, аларның тормыш тонусын арттыру, психологик ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Яр Чаллыда урнашкан "Кояшкай" тернәкләндерү үзәгендә тернәкләнү узучы инвалид балаларга  аларга яхшы дус булырга өлгергән волонтерлар, шулай үзәк педагоглары  кәгазь пластика ярдәмендә чираттагы әкият куйганнар.
Шушы көннәрдә Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе уздырганнар. 
Түбән Кама шәһәрендә аноним эчкечеләр клубы инде ун елга якын эшчәнлек  алып бара. «Балкыш» социаль-тернәкләндерү үзәгендә дә алар өченче аен эшләп киләләр. Күбесенчә, «Балкыш» үзәгендә тәрбияләнүче балалар монда әти-әниләре хәмер белән кирәгеннән артык мавыккан өчен яшиләр. «Балкыш» үзәгенең төп максаты исә монда тәрбияләнүче балаларны үзләренең туган гаиләләренә кайтарудан гыйбарәт.

9
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе үткәргәннәр.
Агымдагы елның беренче кварталында Минзәләнең "Умырзая" тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар педагоглары белән бергә "Җир-Марс-Җир", "Шкатулка", "Математика-шигырьләрдә" дигән  балалар рәсеме һәм кулланма иҗат ачык Бөтенрусия конкурсларында катнашканнар. 
Бүген "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик республика үзәгендә  "Балаларга карата көч куллануны кисәтү" дигән темага республикаүләм гамәли юнәлешле семинар уздырылды.  Биредә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау республика комиссиясе,  ТР буенча РФ Тикшерү комитеты, ТР Иҗтимагый палатасы вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International