"Гаилә" үзәгендә "Балаларга карата көч куллануны кисәтү" темасына семинар узды

2014 елның 9 апреле, чәршәмбе
Бүген "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик республика үзәгендә  "Балаларга карата көч куллануны кисәтү" дигән темага республикаүләм гамәли юнәлешле семинар уздырылды.  Биредә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау республика комиссиясе,  ТР буенча РФ Тикшерү комитеты, ТР Иҗтимагый палатасы вәкилләре катнашты.
Чараның пленар өлешендә  катнашучылар балигъ булмаганнарга карата кылынган җинаятьләргә каршы эшчәнлек өлкәсендә үзара эшчәнлек регламентын һәм оештыру моментларына карап үттеләр.  Министрлык мәгълүматына караганда  "Көчләүсез балачак" республика программасын тормышка ашыру барышында  ышаныч телефоны буенча тиз ярдәмне 5547 кеше алган, 900 балигъ булмаган гражданга карата рәхимсез кылану һәм көч куллану фактлары ачыкланган,  593 белгеч гаиләләр һәм балалар белән эшләү буенча  һөнәри квалиикация күтәргәннәр, өстәмә белем алганнар. 1 апрельгә  балигъ булмаганнар белән рәхимсез кылану очраклары иң күбесе  Яшел Үзәндә ачыкланган (11 очрак). Аннан соң Биектау (8 очрак), Чистай (7), Кукмара (7) һәм Казан шәһәре (19).
Оештыручылар сүзләренә караганда, семинар  балигъ булмаганнарга карата көч куллану очракларын киметү юлларын эзләү, бу өлкәдә белгечләрнең тәҗрибә алмашуын тәэмин итүгә юнәлдерелгән булган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International