3 предприятие казанлыларга эш урыннары тәкъдим иткән

2014 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе
Шушы көннәрдә Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе уздырганнар.  Әлеге чарада шәһәрнең түбәндәге  предприятие һәм оешма вәкилләре катнашкан: "Тандер магнит кибете-04" ЯАҖ, "Прак-Хаус күңел ачу планетасы" ҖЧҖ, "Ренессанс-тормыш"  ТК ҖЧҖ.
Эшсезләргә  120 вакансия тәкъдим ителгән.  Чарага 62 кеше килгән, шуларның 12сенә эш урынына юллама тапшырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International