Казанда 15 кешене эшкә урнаштырганнар

2014 елның 9 апреле, чәршәмбе
Бүген Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе үткәргәннәр. Чарада шәһәрнең "Водоканал" МУП, "Трест Горводзеленхоз" МУП,  "Электроприбор" Казан заводы,  "Татарстан почтасы" кебек оешма һәм предприятиеләре катнашкан. 
Эшсез гражданнарга  инженер, мастер, хисапчы, троллейбус йөртүче,  слесарь-төзекләндерүче, штамплаучы, токарь, түбә ябучы, гальваник, тегүче, кою остасы, почтальон кебек эшләр буенча вакансияләр тәкъдим ителгән.
 Барлыгы 489 вакантлы урын булган.
Чарага 208 кеше килгән, 15 кешегз исә булачак эш урынына юллама тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International