ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре  Азнакай районыннан булган студентлар һәм Азнакай районы җитәкчелеге белән очрашу уздырганнар.  Әлеге чара яшь белгечләрне районга җәлеп итү максатыннан үткәрелгән.

8
апрель, 2014 ел
сишәмбе
Шушы көннәрдә Баулы районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре мәгариф бүлеге белән берлектә һөнәри юнәлеш бирү көне уңаеннан вакантлы эш һәм уку урыннары ярминкәсе уздырганнар.  Чарада шәһәр мәктәпләренең 9-11 нче сыйныф укучылары катнашкан.
15 нче апрельдә Казанның Идел буе халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе үткәрәчәкләр. Ярминкәдә "ТПК Товарищей" Казан филиалы, "Метроэлектротранс" МУП электр депосы, "Бәхетле-1", "Казан электротехник заводы"  ААҖ, "16 нчы Татар-инглиз гимназиясе" вәкилләре катнашачак.
Лаеш мөмкинлекләре  чикле балалар һәм яшүсмерләрне  тернәкләндерү үзәгендә һөнәр сайлауга багышланган  мәгълүмати әңгәмәләр циклы башланып киткән.  Беренче дәрес барышында  тәрбияче Наталья Коновалова  карамактагы балаларга "Һөнәр" төшенчәсе турында сөйләгән. Төрле белгечлекләр хакында да бәян иткән.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына  караганда, 31 нче марттан  нче апрельгә чаклы 6 үлем белән тәмамланган, 7 авыр һәм 1 төркемле  бәхетсезлек очрагы теркәлгән.

Менделеевск "Өмет яры" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә  "Мукосолька" клубы үз эшчәнлеген дәвам итә.  Клубның максаты мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләрне социаль-психологик тернәкләндерүдән гыйбарәт. Бирегә йөрүчеләр балчык һәм тозлы камыр белән төрле эшләнмәләр ясыйлар.

7
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
 Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында “Иң яхшы социаль тәэмин итү учреждениесе хезмәткәре” Бөтенрусия конкурсының республика этабы җиңүчеләрен билгеләделәр.
Конкурс комиссиясе утырышында  18 номинация буенча 79 конкурсантның  эше каралды.
9 нчы апрельдә "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм  республика мәгълүмати-методик үзәгендә республикакүләм гамәли ориентлашкан семинар узачак. Темасы:  "Балаларга карата көч куллануны кисәтү".  Чарада ТР министрлык һәм ведомстволар,  Кеше хокуклары буенча республика комиссиясе, Тикшерү комитеты Идарәләре вәкилләре,  ТРда Балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил катнашачак.
Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә агымдагы елның 1 нче кварталы өчен эш нәтиҗәләре ясадылар.  Белгечләр сүзләренә караганда, элеге вакыт эчендә шәһәрдә 333 эш урыны булмаган кеше эшкә урнаштырылган.

4
апрель, 2014 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында шартлы янгын вакытында хезмәткәрләрне һәм министрлыкка килгән гражданнарны эвакуацияләү буенча өйрәнүләр уздырылды. Өйрәнүләр министрлык хезмәткәрләре өчен 10.55 сәгатьтә яңгыравык элемтә буенча эвакуация башлану турындагы хәбәрдән һәм  янгын сигнализациясе эшләгәннән соң  башланды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International