Минзәләнең "Умырзая" тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар балалар рәсеме һәм кулланма иҗат ачык Бөтенрусия конкурсларында катнашканнар

2014 елның 9 апреле, чәршәмбе
Агымдагы елның беренче кварталында Минзәләнең "Умырзая" тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар педагоглары белән бергә "Җир-Марс-Җир", "Шкатулка", "Математика-шигырьләрдә" дигән  балалар рәсеме һәм кулланма иҗат ачык Бөтенрусия конкурсларында катнашканнар.  Алар район күләмендә 1 нче, Идел Буе федераль округы  буенча 2 нче урын яулаганнар. 
Тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре билгеләгәнчә,  төрле конкурсларда катнашу  мөмкинлекләре чикле балаларга   потенциаль мөмкинлекләрен ачарга, үзләрен  түбән бәяләү комплексларыннан арынырга ярдәм итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International