Түбән Кама “Балкыш” үзәгендә аноним эчкечеләр клубы эшләп килә

2014 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе

Түбән Кама шәһәрендә аноним эчкечеләр клубы инде ун елга якын эшчәнлек  алып бара. «Балкыш» социаль-тернәкләндерү үзәгендә дә алар өченче аен эшләп киләләр. Күбесенчә, «Балкыш» үзәгендә тәрбияләнүче балалар монда әти-әниләре хәмер белән кирәгеннән артык мавыккан өчен яшиләр. «Балкыш» үзәгенең төп максаты исә монда тәрбияләнүче балаларны үзләренең туган гаиләләренә кайтарудан гыйбарәт. Ә моны баланың әти-әнисе үзе теләп алкоголь бәйлелегеннән терелмичә эшләп булмый. «Балкыш» үзәгендэ эшләүче белгечләр шундый проблемалары булган әти-әниләрне даими сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндиләр, ләкин бу чараларның йогынтысы бик азга җитә. Дәвалану юлы үткәннән соң да әти-әниләрнең кабаттан эчкечелеккә бирелгэә очраклары күп. Шунын өчен дә, мондый очракларда үз туган өйләренә кайтарылган балалар «Балкыш» үзәгенә кабаттан киләләр.

   Аноним эчкечеләр клубы «Балкыш» белгечләре белән беррәттән үзәктә 20 чара үткәргән. Яңа эш төре инде үзенең нәтиҗәләрен күрсәтә. Әти-әниләр алкоголь белән бер рәттән атлауларын аңлап, хәмер  йогынтысы белән кадерле нарасыйларын-балаларын югалтырга мөмкин икәнлегенә төшенеп киләләр. Шулай итеп алар алкоголь чиреннән котылырга һәм гаиләләрен саклап калырга беренче адымнарын ясый башлыйлар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International