Норлатның "Гармония" комплекслы үзәге карамагындагы өлкәннәрне "Төймәләрсез дару" ярдәмендә дәвалыйлар

2014 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе
Норлат районында урнашкан "Гармония" халыкны социаль тәэмин итү комплеклы үзәгендә "Төймәләрсез дару"  дигән программа эшләгәннәр. Ул өйгә килеп социаль тәэмин итү бүлекчәсе карамагындагы өлкәннәрне гомуми  сәламәтләндерү, аларның тормыш тонусын арттыру, психологик ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Бүлекчәнең медицина хезмәткәрләре өлкәннәр белән әңгәмәләр, лекцияләр үткәрәләр,  үзеңә массаж ясау серләренә төшендерәләр, сулау гимнастикасы, витаминотерапия, көлү терапиясе, үләннәр белән дәвалау,  хезмәт тәрапиясе, ароматерапияләргә өйрәтү буенча шәхси дәресләр уздыралар. Елның җылы  фасылларында карамактагы өлкәннәр күбрәк саф һавада йөриләр. Монда да белгечләр аларга файдалы ял оештыралар.
Социаль хезмәткәрләр катнашында  дәвалау үләннәре әзерләнә,  ачык һавада спорт һәм күңел ачу чаралары үткәрелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International