Түбән Кама шәһәре «Балкыш» социаль тернәкләндерү үзәгендә «космоска сәяхәт» кылганнар

2014 елның 11 апреле, җомга

Түбән Кама шәһәре «Балкыш» социаль тернәкләндерү үзәгендә Космонавтика көненә багышланган интеллектуаль-спорт уеннары  булып узган.  Бу чараны оештырырга һәм үткәрергә «Татарстан – Яңа гасыр» җәмәгать оешмасы ярдәм күрсәткән. Уеннарда «Балкыш» социаль тернәкләндерү үзәгендә, Түбән Кама балалар йортында, «Веста»  гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә тәрбияләнүче балалар катнашкан. Алар Совет һәм  Россия космонавтика тарихын белүдә, тизлектә һәм житезлектә көч сынашканнар.

  Ярышта катнашучы һәр балага бүләкләр тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International