Алабуганың "Яңа йорт" социаль приютында "Урман утырту көне" дигән акция үткәргәннәр

2014 елның 25 апреле, җомга
Алабуганың "Яңа йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты карамагындагы балалардан формалашкан "Кайгырту" тимурчылар отряды  "Урман утырту көне" дигән республика табигатьне саклау  акциясендә катнашкан. Акция алдыннан тимурчыларга  урманның кеше тормышында уйнаган мөһим роле турында лекция укып киткәннәр. Әңгәмә барышында балалар һәр агачны сакларга кирәк дигән уртак фикергә килгәннәр.
Иртәгә бу акциянең икенче этабы үткәрелә. Тимурчылар шәһәр посадкасын чүп-чардан арындырачаклар. Шулай ук алар шәһәр мәйданы җирлегенә яшь  чыршылар да утыртырга әзерләнәләр. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International