Шушы көннәрдә Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә гәҗит трубкаларыннан үрү буенча гадәти булмаган мастер-класс үткәрелгән. Бу юлы өйрәтүче ролендә белгечләр үзләре түгел, ә үзәктә тернәкләнү узучы баланың әнисе – Светлана Фазлыева булган. Ул гадәти гәҗитләрдән матур, шул ук вакытта файдалы эшләнмәләр үреп була икәнен күрсәткән.
Мастер-класска килүчеләр билгеләгәнчә, бу - балаларны тернәкләндерүнең өстәмә чыгымнар һәм җиһазлар таләп итми торган бер төре. Үрү хисабына хәрәкәт координациясе, сенсомотор функциясе камилләшә, кулларның сыгылмалыгы арта, ирешкән нәтиҗәдән канәгатьләнү хисе пәйда була.