Балтачның «Наз» комплекслы үзәге белгечләре «Әтием, бәгърем, син кайтырсын кебек терелеп» дигән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгына багышланган бәйрәм чарасында катнашканнар. Бу бәйрәм Балтач районы Нөнәгәр авылында үткән. Өлкән яшьтәге авыл халкын җыйган бу кичәдә дәһшәтле сугыш еллары хакында искә төшергәннәр, тол хатыннар, балаларның кичергән авырлыклары турында сөйләгәннәр.
Әлеге чарага әзерлек йөзеннән бик күп эш башкарылган. Нөнәгәр мәктәбе укучылары авылдашлар турында мәгълүмат җыйганнар, концерт номерлары әзерләгәннәр.
Бу көнне ветераннарны котлап авыл җирлеге башлыгы Альфред Әхмәтханов, “Наз” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, Ветераннар советының беренчел оешмасы рәисе Наил Салихов мөрәҗәгать иткәннәр. “Кызыл юл” авыл хуҗалыгы предприятиесе Фәрит Хәйруллин гомуми суммасы 6300 сумлык 42 азык-төлек җыелмасы бүләк иткән. Авыл җирлеге башлыгы һәм шәхси эшмәкәр Йосып Абдуллин бәйрәм өстәле әзреләүдә булышлык күрсәткәннәр. Мәдәният йорты хезмәткәрләре исә өлкәннәрне тәмле бәлеш, чәйләр белән сыйлаган.