ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе һаман да кими бара. Узган хисап атнасында  0,87% ны тәшкил иткән күрсәткеч тагын да төшкән һәм хәзер ул 0,86% ны тәшкил итә.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы күзәтүенә караганда,  16 нча апрельдән алып 22 нче апрельгә  чаклы булган хисап атнасында  эшсез дип танылганнар арасыннан 128 кеше  эшкәртүче җитештерү тармагына караган эшеннән азат ителгән.
Шушы көннәрдә Бөгелмәнең  "Ялкын" социаль приюты  карамагындагы балалар "Безнең йортыбыз - Җир" дигән чара үткәргәннәр.  Халыкара Җир көненә багышланган бу чараның максатлары җәмгыять игътибарын тирә-юньнең экологик проблемаларына юнәлтү,  урамнарны яшелләндерү һәм төзекләндерү өчен экологик акцияләр уздырырга өндәүдән гыйбарәт булган.

23
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
Иртәгә республиканың "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәгендә Балинт төркеменең чираттагы утырышы үткәрелә. Темасы: "Балага карата рәхимсез караш һәм баланы суицидка җиткерүне кисәтү".
Норлатның "Гармония" халыкны социаль тәэмин итү үзәгендә "Хәтерләячәкбез" дигән программа эшли башлаган.  Аның кысаларында социаль хезмәткәрләр өйгә килеп социаль тәэмин итү бүлекчәсе карамагындагы ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, тол ветеран хатыннарының хезмәт һәм сугыш чорындагы  каһарманлыклары турында мәгълүмат җыялар.
Җинаять-башкарма инспекциясендә исәптә торучы Яшел Үзәннең яшүсмерләре, шулай ук ябык типтагы учреждениеләрдән кайткан балигъ  булмаган гражданнар "Яңарыш" клубы төркемле чарасында катнашканнар.  Чара "Үзеңә ышан"  республика максатчан программасы кысаларында "Родник" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге тарафыннан оештырылган.  Максаты балигъ булмаганнарга патриотик тәрбия  бирүдән гыйбарәт булган.
Шушы көннәрдә Менделеевск халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан күчмә офис ярдәмендә вакантлы эш һәм уку урыннары ярминкәсе үткәрелгән.
Кичә Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Самара өлкәсе тернәкләндерү үзәкләре белгечләре булып киткәннәр.  Очрашуны  Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының баш реабилитологы Вәлидә Исанова оештырган.
Наркоманияне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвеше булдыруга юнәлдерелгән "Акыл дәресләре" программасы кысаларында шушы көннәрдә "Тәтеш балкышы" комплекслы үзәге психологы  "Мин-акыллы кеше"  дигән дәресләр үткәргән.
Түбән Каманың  “Балкыш” балигъ  булмаганнар өчен социаль  тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче  өлкән яшьтәге балалар өчен “Һөнәр сайлар вакыт” дигән темага әңгәмә уздырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International