ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы күзәтүенә караганда, 16 нча апрельдән алып 22 нче апрельгә чаклы булган хисап атнасында эшсез дип танылганнар арасыннан 128 кеше эшкәртүче җитештерү тармагына караган эшеннән азат ителгән. Моңа охшаш хәл икътисадый эшчәнлекнең башка төрләрендә дә очрый. Мисал өчен, күмәртәләп һәм берәмләп сәүдә итү тармагында 111 кеше эшсез дип билгеләнгән.
Башка тармакларга мөнәсәбәттә караганда эшеннән азат ителгәннәр саны болайрак бүленә: төзелеш – 46, транспорт һәм элемтә – 40, күчемсез милек белән операцияләр – 39, социаль-коммуналь шәхси хезмәтләр күрсәтү – 39, мәгариф – 34, дәүләт идарәсе – 33, авыл хуҗалыгы, аучылык, урман хуҗалыгы – 23, сәламәтлек саклау –22, икътисад эшчәнлеге – 18, кунакханә һәм ресторан бизнесы – 16, файдалы казылмалар табу – 11, электроэнергия, газ, су җитештерү һәм тарату – 7, балыкчылык – 1 кеше.