"Гаилә" үзәгендә Балинт төркеменең чираттагы утырышы уздырылган

2014 елның 25 апреле, җомга
Иртәгә республиканың "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәгендә Балинт төркеменең чираттагы утырышы үткәрелде. Темасы: "Балага карата рәхимсез караш һәм баланы суицидка җиткерүне кисәтү". Чарада Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы  каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлечәләре һәм үзәкләре, балигъ булмаганнар өчен махсус учреждениеләр белгечләре катнашкан.
Әлеге семинарда "Гаиләнең  ял көне"  клубы эшчәнлеген, балигъ булмаганнар арасында рәхимсез караш һәм суицид турында уйларны кисәтү буенча эш тәҗрибәсен тикшерү, депрессияләрдән чыгу юлларын күрсәтүдә психологлар ролен дә  карап киткәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International