Түбән Камада вакантлы эш һәм уку урыннары ярминкәсе уздырылган

2014 елның 25 апреле, җомга
Кичә И.Х.Садыйков исемендәге яшьләр һәм балалар иҗаты сараенда 9-11 нче сыйныф укучылары өчен вакантлы эш һәм уку урыннары ярминкәсе уздырылган. Әлеге чарада Түбән Каманың 16  башлангыч, урта һәм югары уку учреждениеләре вәкилләре катнашкан. Ярминкәгә килүчеләр һөнәри хирыслыкларын билгеләү максатыннан компьютерда тест узганнар. Уку йортлары вәкииләре исә теләге булганнарны  аларның уку йортына кабул итү вакыты, шартлары, белгечлекләр белән таныштырган.
Ярминкәгә 1936 кеше килгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International