Кукмараның «Тылсым» үзәге белгечләре экологик-патриотик рухтагы акция үткәргәннәр

2014 елның 25 апреле, җомга

“Язгы мәрхәмәт” атналыгы кысаларында Кукмараның “Тылсым” халыкны социаль тәэмин  итү комплекслы үзәге белгечләре “Чиста күңел- чиста планета” дигән акция оештырганнар.  Бу көнне  Туган ил азатлыгы өчен һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл һәм обелиск җирлекләрен чистарту буенча өмә үткәрелгән. Өмәдә “Тылсым” үзәге педагогы М.Әхмәдиева җитәкчелегендә 3 нче мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучылары да катнашкан. Экологик марафонга шулай ук 4 нче мәктәпнең 7 нче сыйныф укучылары  да битараф калмаган.

Белгечләр сүзләренә караганда,  мондый акцияләр балаларда туган илгә карата мәхәббәт һәм җаваплылык хисе тәрбияләргә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International