Бөгелмәнең "Радуга" үзәге карамагындагы балалар өчен мәрхәмәтлелек дәресе үткәргәннәр

2014 елның 25 апреле, җомга
Бөгелмәдә урнашкан  "Радуга"  халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагоглары Светлана Кирдина һәм Лилия Ремеева  "Волонтер" доброволецлар үзәге әгъзалары белән бергә күп балалы, тулы булмаган һәм аз  тәэмин ителгән гаиләләр өчен берничә чара үткәргәннәр.  "Язгы мәрхәмәт атнасы" кысаларында үткән әлеге чараларда 7-12 яшьлек 100 дән артык бала катнашкан.
Акция кысаларында 16 нчы мәктәпнең 3 нче сыйныф укучылары  өчен "Мәрхәмәтлек дәресе" дә уздырылган.  Бу көнне балаларга яхшылык һәм изгелекнең кешелекнең асыл кыйммәтләре булуына төшендергәннәр.  Балалар мәрхәмәт иленә күңелле сәяхәт  кылып, яхшылык турында мәкальләр әйтешкәннәр. Кем шигырь укып, кем җырлап, ә кемдер биеп үзенең талантларын күрсәткән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International