ЯҢАЛЫКЛАР


28
май, 2014 ел
чәршәмбе
Шушы көннәрдә Идел буе районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе үткәргәннәр.  Әлеге ярминкәдә районның 7 предприятиесе катнашкан.  
Бүген Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрелгән. 
Минзәлә халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә социаль патронажда торучы 25 бала Казан зоопаркына бару мөмкинлегенә ия булган.
Кичә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик республика  үзәге белгечләре "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәгендә "Ата-аналар һәм балаларның хәмергә бәйлелекләре булган гаиләләр белән эш оештыру" темасына республика семинары уздырганнар.  

27
май, 2014 ел
сишәмбе

Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең июнь аенда  ял көннәре хакында  күпсанлы мөрәҗәгатенә җавап итеп ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә. 

Минзәләнең "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә  "Тормыш итү мөмкинлекләре чикле балаларга һөнәр сайларга ярдәм итү" дигән темага ата-аналар җыелышы булып узган. 
Балигъ булмаганнар арасында кабаттан хокук бозуларны кисәтү буенча  максатчан программаны тормышка ашыру кысаларында Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм җирле үзәге психологы тарафыннан закон белән каршылыклары булган 7 яшүсмер өчен очрашу үткәрелгән.
26 нчы майдан 30 нчы майга кадәр Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә "Дәүләт хезмәтләре ярминкәсе" дигән ачык ишекләр көне уздырыла. Әлеге чараның максаты эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан күрсәтелүче дәүләт хезмәтләре, шулай ук халыкка эш табарга ярдәм итү программалары турында эш бирүчеләргә мәгълүмат җиткерү. 


26
май, 2014 ел
дүшәмбе
27 нче май көнне "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәгендә "Ата-аналар һәм балаларның хәмергә бәйлелекләре булган гаиләләр белән эш оештыру" темасына республика семинары узачак.  Семинарда Иҗтимагый палата, республиканың төрле министрлык-ведомстволары, социаль ориентлашкан коммерцияле булмаган һәм иҗтимагый оешмалар, гаиләне һәм балаларны социаль тәэмин итү социаль учреждениеләре вәкилләре катнаша.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына  караганда, 19  нчы майдан  23 нче майга  чаклы 1 төркемле һәм 3 үлем белән тәмамланган  бәхетсезлек очрагы теркәлгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International