Хисап атнасында республика предприятиеләрендә 1 төркемле һәм 3 үлем очрагы теркәлгән

2014 елның 26 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына  караганда, 19  нчы майдан  23 нче майга  чаклы 1 төркемле һәм 3 үлем белән тәмамланган  бәхетсезлек очрагы теркәлгән.

Беренче үлем белән тәмамланган очрак 16 майда булган. Казанның "Стройресурс" ҖЧҖе түбә ясаучысы софитлар урнаштыра. Бер урыннан икенче урынга күчкән чакта чатанып китә һәм 4 нче каттан егылып төшә.

19 нчы майда Биектау районында "Уку-тәҗрибә шәһәр яны урман хуҗалыгы"  ДБУдә икенче үлем очрагы теркәлгән. 105 нче кварталда урман әзерләгән чакта агач хезмәткәрнең аркасына ава.

 Үлемгә китергән очрак  өченче очрак Кайбыч районында урнашкан "АкБарс Кайбыч" ҖЧҖнең 3 нче филиалында булган. 21 нче май көнне йөк төяүче механизатор белән бергә ерганакка ауган.

Төркемле бәхетсезлек очрагы шулай ук 21 нче май көнне булган. «ТГК 16 - Казанская ТЭЦ-3» ААҖдә төп корпусның казаннар бинасында куркыныч сальник төере агымын киртәләгән чакта парлы су катнашмасы агып чыккан. Нәтиҗәдә хезмәткәрләр пешү җәрәхәтләре алганнар.

Авыр җәрәхәтләр бу атнада теркәлмәгән.

Барлык  очраклар буенча да тикшерү бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International