Түбән Каманың "Веста" үзәгендә закон белән каршылыклары булган яшүсмерләр өчен чара үткәргәннәр

2014 елның 27 мае, сишәмбе
Балигъ булмаганнар арасында кабаттан хокук бозуларны кисәтү буенча  максатчан программаны тормышка ашыру кысаларында Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм җирле үзәге психологы тарафыннан закон белән каршылыклары булган 7 яшүсмер өчен очрашу үткәрелгән. Кинотренинг элементлары булган әлеге чараның максаты яшүсмерләр арасында хәмер куллануны кисәтүдән гыйбарәт булган.
Документаль фильм карау барышында балалар җиткерелгән мәгълүматның дөреслеге буенча сораулар яудырганнар.  Психолог исә  балалар организмына хәмернең  зур зыяны хакында сөйләгән. Аеруча яшүсмерләр арасында популяр булган сыраның зыяны турында күп мәгълүмат җиткергән.
Чара ахырында балаларга әлеге тема буенча буклетлар таратылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International