Минзәләнең "Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә инвалид балалар өчен һөнәр сайлау буенча ата-аналар җыелышы уздырылган

2014 елның 27 мае, сишәмбе
Минзәләнең "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә  "Тормыш итү мөмкинлекләре чикле балаларга һөнәр сайларга ярдәм итү" дигән темага ата-аналар җыелышы булып узган. Очрашуга шәһәрнең төрле уку йортлары һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре чакырылган. Чарада ата-аналар да актив катнашканнар. Сөйләшү барышында инвалид балаларның мәктәптән хезмәт юлына күчкән чакта кичерә торган  авырлыклары, проблемалары, аларны чишү юллары кебек темаларга да фикер алышканнар.  Урта һөнәри белем учреждениеләре вәкилләре барлык сорауларга да тәфсилле җаваплар биргәннәр, үзләренең учреждениеләре турында сөйләгәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International