Татарстанлылар 12,13,14 һәм 15 нче июнь көннәрендә ял итәчәк

2014 елның 27 мае, сишәмбе

Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең июнь аенда  ял көннәре хакында  күпсанлы мөрәҗәгатенә җавап итеп ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә. 

 РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә  12 нче июнь - Россия көне эшләми торган ял көне булып санала. 

Хезмәткәрләр тарафыннан  ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрен рациональ куллану максатыннан  РФ Хөкүмәтенең 2013 нче елның 28 нче маеннан 444 нче номерлы "“2014 нче елда ял көннәрен күчерү турында”гы карарына нигезләнеп, якшәмбе, 5 гыйнвар  ял көне 13 нче июньгә күчерелә. 

Шулай итеп, 2014 нче елда биш көнлек эш атнасында 12,13,14 һәм 15 нче июнь көннәре ял көннәре булып санала. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International