Минзәлә халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә социаль патронажда торучы 25 бала Казан зоопаркына бару мөмкинлегенә ия булган. Элеге экскурсия “Үзеңнең планетаңны сакла, икенче андый планета юк” дигән экологик программа кысаларында оештырылган. Бу проект “РИТЭК” ААҖ һәм “Лукойл” иминият фондының 4 нче социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында грант откан.
Бу көнне балалар табигатькә якынрак килеп, күз күрмәгән, гадәти тормышта очратырга мөмкин булмаган хайваннар, кошларны, башка җанварларны караганнар.
Белгечләр билгеләвенчә, әлеге экскурсиянең максаты яшүсмерләргә экологик тәрбия бирү, табигать, кешеләргә, әйләнә-тирәгә карата ихтирамлы караш, хөрмәт хисләре уятудан гыйбарәт булган.