Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре ачык ишекләр көне үткәрәләр

2014 елның 27 мае, сишәмбе
26 нчы майдан 30 нчы майга кадәр Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә "Дәүләт хезмәтләре ярминкәсе" дигән ачык ишекләр көне уздырыла. Әлеге чараның максаты эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан күрсәтелүче дәүләт хезмәтләре, шулай ук халыкка эш табарга ярдәм итү программалары турында эш бирүчеләргә мәгълүмат җиткерү. 
Бу чара кысаларында эш бирүчеләр белән көндәлек очрашулар оештырыла. Биредә сүз  "Халыкка эш табарга ярдәм итү сораулары буенча халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белән хезмәттәшлек" турында бара.  Шулай ук инвалидларны яңа тудырылган эш урыннарына эшкә урнаштыру, уку оешмаларын тәмамлаучыларны эш урынлы итү һ.б. мәсьәләр буенча фикер алышу оештырыла. 
Ачык ишекләр көне атнасында вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрү дә күздә тотыла. 
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре теләге булган эш бирүчеләрне түгәрәк өстәл эшендә катнашырга чакыралар (26 майдан 30 на чаклы көн саен    сәгать 10.00да.)
Мәгълүмат алу өчен телефон: (8553)32-34-99.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International