"Гаилә" үзәге "Хәмергә бәйлелекләре булган гаиләләр белән эш оештыру" дигән семинар үткәргән

2014 елның 28 мае, чәршәмбе
Кичә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик республика  үзәге белгечләре "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәгендә "Ата-аналар һәм балаларның хәмергә бәйлелекләре булган гаиләләр белән эш оештыру" темасына республика семинары уздырганнар.  Семинарда Иҗтимагый палата, республиканың төрле министрлык-ведомстволары, социаль ориентлашкан коммерцияле булмаган һәм иҗтимагый оешмалар, гаиләне һәм балаларны социаль тәэмин итү социаль учреждениеләре вәкилләре катнашкан. 
Түгәрәк өстәл кысаларында белгечләр Татарстандагы наркоситуацияне һәм яңа төр психоактив матдәләрне тарату проблемаларын тикшергәннәр. Шулай ук  әлеге мәсьәлә буенча кызыксынулары булган министрлыклар, алкоголизмны кисәтү буенча эшләүче структуралар белән наркологик хезмәтнең үзара  хезмәттәшлеге сораулары хакында да фикер алышканнар. Гамәли өлештә семинарга килүчеләр  2 мастер-класста да катнашканнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International