Казанның Идел буе халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырганнар

2014 елның 28 мае, чәршәмбе
Шушы көннәрдә Идел буе районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе үткәргәннәр.  Әлеге ярминкәдә районның 7 предприятиесе катнашкан.  Ярминкәгә 246 кеше килгән, шуларның 29на эш урыннарына юллама тапшырылган. 
Һөнәри юнәлеш бирү буенча хезмәтләр 14 гражданга күрсәтелгән. 12 кешегә  мәшгульлек хезмәте тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр тәртибе турында белешмәләр бирелгән.  29 эшсезгә күчмә үзәк тарафыннан психологик яктан ярдәм күрсәтелгән. 
Чарада катнашучыларга гәҗит, журнал, буклетлар таратылган. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International