Иртәгә Казанда "Хәмергә бәйлелекләре булган гаиләләр белән эш оештыру" темасына республика семинары үтәчәк

2014 елның 26 мае, дүшәмбе
27 нче май көнне "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәгендә "Ата-аналар һәм балаларның хәмергә бәйлелекләре булган гаиләләр белән эш оештыру" темасына республика семинары узачак.  Семинарда Иҗтимагый палата, республиканың төрле министрлык-ведомстволары, социаль ориентлашкан коммерцияле булмаган һәм иҗтимагый оешмалар, гаиләне һәм балаларны социаль тәэмин итү социаль учреждениеләре вәкилләре катнаша.
Түгәрәк өстәл кысаларында белгечләр Татарстандагы наркоситуацияне һәм яңа төр психоактив матдәләрне тарату проблемаларын тикшерәчәк. Шулай ук  әлеге мәсьәлә буенча кызыксынулары булган министрлыклар, алкоголизмны кисәтү буенча эшләүче структуралар белән наркологик хезмәтнең үзара  хезмәттәшлеге сораулары хакында да фикер алышачаклар. Гамәли өлештә семинарга килүчеләр  2 мастер-класста да катнашырлар дип көтелә.
Чара 10.00 сәгатьтә башлана.
Үткәрү урыны: "Казан ярминкәсе", конгресс-үзәк, "Волга"  конференцияләр  үткәрү зур залы (Казан шәһәре, Оренбург тракты, 8 нче йорт).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International