ЯҢАЛЫКЛАР


15
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Гүзәл Минһаҗева «Бәхетле гаилә әлифбасы» курсы кысаларында «Ни өчен балалар үзләрен начар тоталар, яки кем ул авыр бала?» дигән темага дәрес үткәрде. Тренинг социаль хезмәт күрсәтүдә торучы ата-аналарда авыр бала белән нәтиҗәле аралаша белү күнекмәсен үстерүгә юнәлдерелгән иде.

Түбәнкамалы Станислав К. махсус хәрби операция башланганда ук алгы сызыкка китәргә теләгән. Ләкин аны күпбалалы булу сәбәпле алмаганнар. Быелның июнендә ир-ат шулай да контрактка кул куйган һәм хәрби хәрәкәтләр зонасына киткән.

Бу дата уңаеннан «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә тематик программа оештырылды.

Өлкәннәр декадасында Министрлык карамагындагы барлык социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә күпсанлы ярдәм акцияләре, чаралар, очрашулар, бәйрәмнәр оештырылды. Бу көннәрдә өлкәннәр аеруча игътибар һәм кайгыртучанлык белән чолгап алынды, ә үсеп килүче буынга өлкәннәрне хөрмәт итүнең мөһимлеген тагын бер кат искәрттеләр.


14
октябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында күптән көтелгән кунакларны кабул иттеләр. Учреждениедә яшәүчеләргә сәламәтлек һәм актив озын гомер теләп, Татарстан Республикасы буенча Медик-социаль экспертиза баш бюросы җитәкчесе урынбасары Светлана Алишева һәм Татарстанның атказанган артисты Энҗе Шәймурзина килде. Алар социаль хезмәтләр алучылар игътибарына беркемне дә битараф калдырмаган искиткеч концерт программасын тәкъдим иттеләр.

Россиядә Гаилә елы кысаларында Балтач районындагы «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге күпбалалы гаиләләр тарихы белән уртаклаша.

Армиядә хезмәт иткәнче үк Татарстанның Ютазы районыннан Рияз Г. танкист булырга хыяллана, Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнү белән мавыга. МХО беренче көннәреннән үк ул Ватан мәнфәгатьләрен яклый.

Социаль хезмәтләр алучыларга концерт программасы белән кунаклар – Татарстанның атказанган артисты, «Татар моңы» конкурсы лауреаты Энҗе Шәймурзина һәм Татарстан Республикасы буенча Медик-социаль экспертиза баш бюросы җитәкчесе урынбасары Светлана Алишева килде.

Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә кулинар бәйге узды. Балалар викторинада катнаштылар, җимешләрне капшап танып белделәр, яшелчәләрдән салатлар ясарга өйрәнделәр.

Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә коррекция дәресләрендә Бильгоу баланслау тактасы актив кулланыла. Бу шуышмый торган өслеге булган агач такта-балансир.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International