Армиядә хезмәт иткәнче үк Татарстанның Ютазы районыннан Рияз Г. танкист булырга хыяллана, Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнү белән мавыга. МХО беренче көннәреннән үк ул Ватан мәнфәгатьләрен яклый.
Отпуск вакытында Рияз Г. «Гармония» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе оештырган очрашуларга йөри, балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән рәхәтләнеп футбол уйный. Мондый очрашулар үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләү өчен зур әһәмияткә ия. Балалар кунакка күп сораулар бирәләр, аларны солдатларның кайда яшәве һәм ничек туклануы, балалар хатларын укыйлармы икәне кызыксындыра.
«Өйдән килгән хатлар хәрби хезмәткәрнең күңелен җылыта, сугышчан рухын саклый», – дип җавап бирә Рияз Г.