Өлкәннәр ункөнлегенә йомгак ясап

2024 елның 15 октябре, сишәмбе

Өлкәннәр декадасында Министрлык карамагындагы барлык социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә күпсанлы ярдәм акцияләре, чаралар, очрашулар, бәйрәмнәр оештырылды. Бу көннәрдә өлкәннәр аеруча игътибар һәм кайгыртучанлык белән чолгап алынды, ә үсеп килүче буынга өлкәннәрне хөрмәт итүнең мөһимлеген тагын бер кат искәрттеләр.

Әйтик, Спас өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучыларны мәктәп укучылары сөендерде. Карате буенча чыгышлар белән «Болгар» балалар сәламәтләндерү-мәгариф үзәгендә тәрбияләнүчеләр чыгыш ясады. «Регата» балалар техник иҗаты станциясенең «Күңелле компания» вокаль ансамбленең яшь артистлары дәртле җырлар, биюләр, күңелле миниатюралар әзерләделәр. Кондитер Меланья Фролова белән «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары интернат-йорт карамагындагыларга прәннекләр бизәүдә ярдәм иттеләр.

Алабуга районындагы «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә күләмле аппликация буенча иҗади мастер-класс уздырдылар. Балалар үзләренең әби-бабалары өчен кул эшләре ясадылар.

Шулай ук «Астра» үзәгендә тәрбияләнүчеләр Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында бәйрәм оештырдылар. Чарага Алабуга нефтьчеләре профсоюзы рәисе Александр Алескеров, «Беренчеләр хәрәкәте» яшьләре, Алабуганың начар ишетүче балалар мәктәбендә тәрбияләнүчеләр һәм «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге вәкилләре кушылды.

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Үзәк районы буенча өй бүлекчәсе карамагындагыларга «Тургай» гаилә клубына йөрүче балалар килгән иде. Алар өлкәннәргә клуб исеменнән азык-төлек җыелмалары тапшырдылар.

Ютазы районында «Гармония» комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге, «көмеш» волонтерлар һәм Ветераннар советы «Җылылык бүләк ит» акциясе үткәрде. Алар ялгыз яшәүче социаль хезмәт алучыларга бардылар һәм аларга татлы пироглар тапшырдылар.

Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенә бүләкләр белән гимназистлар – 26 нчы гимназиянең «Дозор» тимур отряды килде.

Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләргә «Тургай» социаль приютында тәрбияләнүчеләр килде. Шулай ук балалар һәм өлкәннәр өчен прәннекләр бизәү буенча мастер-класс оештырылды.

Ункөнлек көннәрендә Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләргә дә күңелсезләнергә туры килмәде. Алар өчен гаҗәеп туристик урынга – контактлы зоопаркы булган фермага экскурсия оештырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International