Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә кулинар бәйге узды. Балалар викторинада катнаштылар, җимешләрне капшап танып белделәр, яшелчәләрдән салатлар ясарга өйрәнделәр.
Кулинар сәләтләрен барлык катнашучылар да күрсәтте, ә традиция буенча дуслык җиңде. Ярыш үз куллары белән әзерләнгән ризыкларны татып карау белән тәмамланды.
Мондый чаралар сәламәт туклану кагыйдәләрен үтәүгә кызыксыну уята, балаларда алган белемнәрен практик кулланудан канәгатьлек хисе уята.