Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында күптән көтелгән кунакларны кабул иттеләр. Учреждениедә яшәүчеләргә сәламәтлек һәм актив озын гомер теләп, Татарстан Республикасы буенча Медик-социаль экспертиза баш бюросы җитәкчесе урынбасары Светлана Алишева һәм Татарстанның атказанган артисты Энҗе Шәймурзина килде. Алар социаль хезмәтләр алучылар игътибарына беркемне дә битараф калдырмаган искиткеч концерт программасын тәкъдим иттеләр.
Светлана Алишева туган ил, республика, уллар һәм әниләр турында үз шигырьләрен укыды. Кайбер шигырьләр махсус хәрби операциягә багышланган иде. Алар тамашачыларны бик дулкынландырды.
Энҗе Шәймурзина ялкынлы җырлар башкарды, алар астында өлкәннәр биеде. 90 яшьлек Зәбидә апа да урынында утырып кала алмады.
.jpeg)
Күпләр, мәсәлән, интернат-йорт биючесе 76 яшьлек Владимир Долгих, очрашуга милли костюмнарда килгәннәр иде.
Барысы да күтәренке кәеф белән, шундый ук күңелле һәм матур очрашулар көтеп таралыштылар.
Светлана Алишева һәм Энҗе Шәймурзина шулай ук Буа һәм Тәтеш интернат-йортларында яшәүчеләрнең хәлен белештеләр. Учреждение халкы һәм хезмәткәрләре мондый игътибарга чын күңелдән шат һәм рәхмәтле иделәр.