Түбәнкамалы Станислав К. махсус хәрби операция башланганда ук алгы сызыкка китәргә теләгән. Ләкин аны күпбалалы булу сәбәпле алмаганнар. Быелның июнендә ир-ат шулай да контрактка кул куйган һәм хәрби хәрәкәтләр зонасына киткән.
Станислав рядовой дәрәҗәсендә хезмәт итә. Кызганычка каршы, алгы сызыктагы чираттагы штурм вакытында ул җитди яралана. Госпитальдә дәваланганнан соң аны алга таба тернәкләнү өчен туган шәһәренә озатканнар. Аннары Станислав яңадан сугыш хәрәкәтләре зонасына кайтырга җыена.
Намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте, хәрби бурычларны намуслы үтәве, махсус операция максатларына ирешү буенча бурычларны уңышлы үтәве өчен ир-ат РФ Оборона министрлыгының ведомство бүләге – «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медале белән бүләкләнгән. Шулай ук аңа хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы бирелгән.
Сугышчыны өендә яраткан гаиләсе – тормыш иптәше Альмира һәм биш баласы көтә. Тиздән гаиләнең тагын бер әгъзасы дөньяга килергә тиеш. Бернигә дә карамастан, күпбалалы гаилә үз яклаучысына ярдәм итәргә тырыша. Шулар хакына Станислав махсус хәрби операциягә киткән дә инде – балалар туган илендә тыныч күк астында яшәргә тиеш.
Гаиләгә дәүләт тарафыннан тиешле ярдәм чаралары күрсәтелә: мәктәптә балалар бушлай кайнар ризык ала, мәктәпкәчә яшьтәге балалар бакчага бушлай йөри, хатын-кызга һәм балаларына шәһәр җәмәгать пассажир транспортында ташламалы йөрү рәсмиләштерелгән. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе кысаларында балалар канцелярия товарлары алдылар. Шулай ук Белем көненә Түбән Кама хакимиятеннән гаиләгә мәктәп кирәк-яраклары алу өчен 1500 сумлык сертификатлар тапшырылды.
Станислав фронтовик бабаларының эшен лаеклы дәвам итә, илебез мәнфәгатьләрен яклауга үзеннән өлеш кертә.