15 октябрь – Халыкара ак кул таягы көне

2024 елның 15 октябре, сишәмбе

Бу дата уңаеннан «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә тематик программа оештырылды. Социаль хезмәтләр алучыларга халыкара дата тарихы, ак кул таягы сукыр кешеләрнең символына әверелүе турында сөйләделәр. Мондый агарту чаралары һәркем өчен тигез хокуклар һәм мөмкинлекләр тәэмин итүгә бәйле иҗтимагый мәсьәләләрне күтәрергә мөмкинлек бирә.

Бүген Лаеш мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Без күрмибез, ләкин сизәбез» танып белү программасын оештырдылар. Тәрбияче күзләрен бәйләгән балаларга әйләнә-тирәдәге чынбарлыкны башкача күрергә тәкъдим итте. Балалар шулай ук күрү сәләте бозылган талантлы кешеләр турында видеороликлар карадылар.

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Халыкара ак кул таягы көненә багышланган спорт чарасы узды. Чараның максаты – социаль хезмәтләр алучыларның күрү сәләте бозылган кешеләрнең мөмкинлекләре турында хәбәрдарлыгын арттыру. Катнашучылар кызыксынып координация һәм баланс өчен күнегүләр башкардылар, ә эстафеталарда аларга ишетү сәләтенә һәм үзара ярдәмләшүгә таянырга туры килде. Чарада 12 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International