Түбән Каманың «Шәфкать» үзәгендә ата-аналарны авыр балалар белән аралашырга өйрәтәләр

2024 елның 15 октябре, сишәмбе

Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Гүзәл Минһаҗева «Бәхетле гаилә әлифбасы» курсы кысаларында «Ни өчен балалар үзләрен начар тоталар, яки кем ул авыр бала?» дигән темага дәрес үткәрде. Тренинг социаль хезмәт күрсәтүдә торучы ата-аналарда авыр бала белән нәтиҗәле аралаша белү күнекмәсен үстерүгә юнәлдерелгән иде.

Чара барышында катнашучылар балаларның начар тәртибендә нинди психологик сәбәпләр булырга мөмкинлеген тикшерделәр, тәрбияләүнең нәтиҗәле алымнары белән уртаклаштылар. «Җирдәге йолдызлар» фильмыннан өзек карау катнашучыларна бик ошады. Алар үз балалары белән үзара мөнәсәбәтләр тәҗрибәсеннән алынган очраклар турында фикер алыштылар. Практик күнегү ата-аналарга үз теләкләрен конструктив рәвештә белдерә белүне үстерергә, шуның белән бала белән диалогны җайга салырга ярдәм итте.

Мондый тренингларда ата-аналар психологик ярдәм сизә һәм үзләренең тәрбияви потенциалын күтәрә.

Очрашу ахырында катнашучыларга белешмәләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International