«Яңарыш» үзәгендә Бильгоу баланслау тактасын кулланалар

2024 елның 14 октябре, дүшәмбе

Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә коррекция дәресләрендә Бильгоу баланслау тактасы актив кулланыла. Бу шуышмый торган өслеге булган агач такта-балансир.

Балансирда басып торып, бала тигезлекне саклап калырга тырышып күнегүләр башкара. Күнегүләрне төрлеләндерү һәм катлауландыру өчен өстәмә җиһазлар кулланыла: тукыма капчыклар, цифрлар һәм фигуралар белән такта, төсле рейка, туп-маятник.

Үзәк белгечләре снарядны сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләгәндә куллана. Күнегүләр хәтерне яхшырта, балаларның логик фикерләвен, акыл һәм коммуникатив сәләтләрен үстерүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International