Социаль хезмәтләр алучыларга концерт программасы белән кунаклар – Татарстанның атказанган артисты, «Татар моңы» конкурсы лауреаты Энҗе Шәймурзина һәм Татарстан Республикасы буенча Медик-социаль экспертиза баш бюросы җитәкчесе урынбасары Светлана Алишева килде.
Энҗе Шәймурзина Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләрне матур җырлары белән сөендерде. Светлана Алишева үзе иҗат иткән шигырьләре белән чыгыш ясады.
Очрашу бәйрәм атмосферасында узды. Чыгышлар өлкәннәрнең күңелләренә хуш килде.