ЯҢАЛЫКЛАР


26
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бер атна эчендә эшсез гражданнар саны 195 кешегә кимеп, хәзер 16237 эшсез исәпләнә. Эш белән тәэмин итү органнары тарафыннан бу вакыт эчендә 512 кеше эшсез дип танылган, шуларның 412 – хезмәт урыныннан азат ителгән, 269 – үз теләге белән эштән киткән.
Бүгенге көндә републиканың предприятиеләре һәм оешмалары җәмгысе 49213 хезмәткәргә ихтыяҗ кичерә. Теркәлгән эшсезләр санына мөнәсәбәттә караганда, аларның саны – 16237 не тәшкил итә, бу исә һәр эшсезгә 3 вакансия туры килә дигән сүз.
Казанның Авиатөзелеш районындагы халыкны социаль тәэмин итү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре "Тормыш ризыгы" иминият фонды белән берлектә  авыр тормыш хәлендәге балалар өчен "Күңелле җәй" дигән чара уздырганнар.  Чара "Крылья Советов" паркында узган.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау  буенча республика комиссиясе белән берлектә муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумнары эшен оештыру буенча эшлекле уеннар уздырды.

25
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
Яр Чаллыда урнашкан "Кояшкай" балигъ булмаганнар өчен социаль тенәкләндерү үзәгендә эшләүче һәркем мөмкинлекләр чикле балаларда танып белү сәләтен үстерүнең кыен булуын  яхшы белә. Уңай нәтиҗәләргә ирешү өчен педагоглар  төрле эш ысуллары кулланалар. 
"Тәтеш балкышы" халыкны социаль тәэмин итү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе  белгечләре күп балалы аналар клубы әгъзалары өчен кызыклы экскурсия оештырганнар.

24
июнь, 2014 ел
сишәмбе
Патронаттагы гаиләләрдә тәрбияләнүче мәктәпкәчә яшьтәге балаларның  файдалы ялын оештыру максатыннан Норлат районы "Гармония"  халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә арттерапия дәресе үткәрелгән.  Чакырылган балаларга "ирекле рәсем" ясарга тәкъдим ителгән.
Шушы көннәрдә Түбән Кама гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре авыр тормыш һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдә тәрбияләнүче 27 бала өчен "Күңел ачу эпохасы буыны" дигән чара узыдырганнар.

23
июнь, 2014 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясенә 12 июньнән 19 нчы июньгә чаклы кабул ителгән  мәгълүматка  караганда, 7 авыр  бәхетсезлек очрагы теркәлгән.

Шушы көннәрдә Казанның Идел буе районы белгечләре вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәргәннәр. Әлеге чарада районның 7 предприятиесе катнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International