"Тәтеш балкышы" үзәге белгечләре күп балалы аналар өчен кызыклы экскурсия оештырганнар

2014 елның 25 июне, чәршәмбе
"Тәтеш балкышы" халыкны социаль тәэмин итү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе  белгечләре күп балалы аналар клубы әгъзалары өчен кызыклы экскурсия оештырганнар. Бу көнне әниләр үзләренең балалары белән Болгар архитектура музей-заповеднигында булып кайтканнар.  Экскурсовод Елена Ефимованың Болгар шәһәрлеге һәм Успение соборы тарихы турында сөйләве беркемне дә битараф калдырмаган.  Ә Исламны кабул итү хөрмәтенә салынган истәлекле бинага урнаштырылган дөньяда иң зур Коръән хәтта иң нәниләрне дә таң калдырган.  Метеорда сәяхәт итү дә балалар өчен үзенә күрә бер сәяхәт булган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International