Бүгенге көндә републиканың предприятиеләре һәм оешмалары җәмгысе 49213 хезмәткәргә ихтыяҗ кичерә. Теркәлгән эшсезләр санына мөнәсәбәттә караганда, аларның саны – 16237 не тәшкил итә, бу исә һәр эшсезгә 3 вакансия туры килә дигән сүз.
Эшче кулларга иң зур ихтыяҗ Казан, Яр Чаллы һәм Алабуга шәһәрләрендә сизелә. Биредәге халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә 22883, 6259 һәм 4071 ачык вакансия тәкъдим ителгән.
Эш эзләүчеләргә хезмәт урыннарын иң аз тәкъдим итә алучылар рәтенә исә Чүпрәле, Апас һәм Кайбыч районнары керә. Аларда эшсезләргә 16, 15 һәм 14 вакансия генә бирелгән. Гомумән, 18 нче июньнән 24 нче июньгә кадәр булган хисап атналыгында эш белән тәэмин итү үзәкләренә 2530 эшче кул сорап мөрәҗәгать иткәннәр.