Министрлык тарафыннан муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумнары эшен оештыру буенча эшлекле уеннар уздырылды

2014 елның 26 июне, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау  буенча республика комиссиясе белән берлектә муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумнары эшен оештыру буенча эшлекле уеннар уздырды. Әлеге уеннар ярты ел дәвамында Казан, Яр Чаллы, Бөгелмә шәһәрләрендә  2013-2017 нче елларга исәпләнгән  республика балалар өчен эш стратегиясен тормышка ашыру кысаларында  үткәрелде.
Уеннар республиканың 45 районыннан балигъ булмаганнар өчен комиссияләр, муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумнары вәкилләре катнашында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International