Норлатның "Гармония" комплекслы үзәге белгечләре мәктәпкәчә яшьтәге укучылар өчен арттерапия үткәргәннәр

2014 елның 24 июне, сишәмбе
Патронаттагы гаиләләрдә тәрбияләнүче мәктәпкәчә яшьтәге балаларның  файдалы ялын оештыру максатыннан Норлат районы "Гармония"  халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә арттерапия дәресе үткәрелгән.  Чакырылган балаларга "ирекле рәсем" ясарга тәкъдим ителгән. Чара барышында шәхси һәм төркемле эш элементлары кулланылган. Белгечләр сүзләренә караганда, эшкә мондый караш берьюлы берничә мәсьәләне чишәргә ярдәм итә. Бергә-бер эшләгән чакта хисси киеренкелек кими, куркулар бетә, эчке барьерлар юкка чыга. Ә төркемле дәресләр исә балалар белән үзара мөгамәлә урнаштыруга, башкаларның фикерен ишетергә өйрәнүгә ярдәм итә, актив булырга, яки киресенчә, тыелып кала белергә өйрәтә. Мондый сыйфатлар мәктәпкә укырга керергә керүче балалар өчен аеруча мөһим.
Яңа уку елында да мондый дәресләрне дәвам итү күздә тотыла, дип ышандыра белгечләр. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International