Түбән Кама "Веста" үзәгендә наркотиклар куллануны кисәтүгә багышланган чара үткән

2014 елның 24 июне, сишәмбе
Шушы көннәрдә Түбән Кама гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре авыр тормыш һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдә тәрбияләнүче 27 бала өчен "Күңел ачу эпохасы буыны" дигән чара узыдырганнар. Максаты психоактив матдәләр куллануны кисәтүдән гыйбарәт булган.
Чара барышында балаларга "Хәмерле тәҗрибә" дигән видеофильм күрсәтелгән. Аннан соң катнашучылар сәламәт тормыш рәвеше, спорт белән шөгыльләнүнең яшь организмга файдасы турында сорауларга җавап биргәннәр.
Чара ахырында балаларга шушы тематика буенча буклетлар таратылган.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International