ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2014 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгында социаль  хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды. Аның төп темасы оешмалар тарафыннан үтәлә торган  мәҗбүри социаль, пенсия, медицина иминиятләштерүләре өчен түләүләр, хезмәт хакын вакытында түләмәү буенча финанс-икътисадый хәл һәм бурычларны каплау мәсьәләләре буларак яңгырады.


20
июнь, 2014 ел
җомга
9 нчы июньнән 19 нчы июньгә кадәр Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан Кукмара  районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге дәүләт казна учреждениесе эшчәнлеге тикшерелгән. Тикшерү чараларының бер өлеше учреждениегә барып үткәрелгән.
Бүген Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылган. Әлеге чарада шәһәрнең 5 предприятие вәкиллләре катнашкан. Алар арасында "Әлмәт транспорт идарәсе"  МУП, "АЛНАС" ААҖ, "АПОПАТ" ААҖ, "Елхов УТТ" ҖЧҖ, "Строй Сити Ритейл" ҖЧҖ, "Стройландия" кибете, шулай ук Казан җир өсте һәм җир асты электр транспорты техникумы бар.
30 июньнән  11 июльгә  чаклы Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының  вәкаләтле вәкилләре тарафыннан Тәтеш һәм Кама Тамагы   халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренең  халыкны эш белән тәэмин итү буенча дәүләт гарантияләрен үтәү, инвалидларны эшсез сыйфатында теркәү буенча эшчәнлеген тикшерәчәкләр.
"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысаларында Менделеевск "Өмет яры" үзәге белгечләре Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумы волонтерлары белән берлектә "Без сәламәт - безгә кушылыгыз!" дигән акция оештырганнар.
Бүген, "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысаларында Тукай районы "Шәфкать" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге белгечләре  һәм "Бригантина" агитбригадасы Мәләкәстәге "Кояшкай" мәктәп лагеренә барганнар. 

19
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Шушы көннәрдә Бөгелмәдә чираттагы эшлекле зона уеннары булып узды. Биредә муниципаль социаль тернәкләндерү консилиумнары рәисләре һәм җаваплы сәркатипләре, шулай ук Татарстанның 15 районыннан  балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия вәкилләре   катнашты.  Әлеге чараның модераторы Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының социаль тәэмин итү методологиясе башлыгы урынбасары Людмила Чернова иде. 
 Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Дан минуты" дигән конкурс программасы оештырылган. Һәр бала үзенең вокаль, бию һәм башка сәләтләрен күрсәтү мөмкинлегенә ия булган.  

18
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
Бүгенге көндә Татарстанда 16432 кеше республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә исәптә тора. Узган хисап атнасы белән чагыштырганда теркәлгән эшсезләр саны 66 кешегә арткан.
Республикабыз оешма-предприятиеләренә 50137 эшче кирәк. 11 еннән 17 нче июнгә кадәр булган хисап атнасы өчен эш бирүчеләр тагын 2285 хезмәткәргә ихтыяҗ бар дип белдергәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International